Ак бабай- Гәрәфи бабайның урыны оҗмахта булсын!

22 марта 2012

85 яше тулырга бер айлап вакыт калганда, бүген атна кич, җомга көн алдыннан, иртәнге намазны  Урмай авылының үзәк мәчетендә укып чыккач, өйгә иртәнге чәйгә тормыш иптәше , ишле гаиләсе янына ашкынып кайткан вакытта Гыймади улы Гәрәфетдин Минегалиевны aвтомашина бәрдереп китә. Батыр районы хастаханәсендә Гәрәфи бабайның җаны чыга, бакый дөньядан фани дөньяга китеп бара."Гәрәфи бабай", Урмай авылында баласы да, олысы да аңа шулай дип дәшә. Урамнан үтеп баручы һәр балага аның кесәсендә конфет, олылар өчен үткен сүзе була иде. Авыл бәйрәмнәре Гәрәфи бабайдан башка үтмәде. Урмай авылының "ак бабай" образлы картына әверелергә өлгергән иде Гәрәфи бабай. Биш намазны калдырмыйча мәчеткә йөреде, мәчетләр салырга булышты, мәхәллә тормышында актив катнашты. Бүгенгесе көндә аның алты улы, өч кызы, күбесе инде үзләре  әби-бабайлар.   Гәрәфи бабайның 36 оныгы һәм оныкчылары Урмай авылында һәм Чабаксар, Казан шәһәрләрендә яшәп яталар. 
Гәрәфи бабайның якты йөзе күңелебездә калыр. Аның урыны оҗмахта булсын!Ф. Гыйбатдинов сайтыннан

ЦРО Духовное собрание мусульман Московской области в составе Духовного собрания мусульман России
109044, Москва г, Крутицкий 1-Й пер, дом № 5, строение 2
Тел.: +7(495)636-63-09, +7(902)216-63-74, +7(967)292-00-09
E-mail: muhtasibatmo@mail.ru

Централизованная религиозная организация "Духовное собрание мусульман Московской области" в составе ДСМР