Миңнеханов белән Баш мөфти Мәүлид бәйрәмендә кунак булды

28 февраля 2012

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе үтте. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Бәйрәмдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русиянең Баш мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин кунак булды. 

Соңгы елларда Мәүлидне бәйрәм итү күбрәк таралыш ала бара. Бүген театр бинасында узган зур күләмле чара республикада узган Мәүлид бәйрәмнәренә йомгак ясау булып тора, дип яза Татар-информ.

Әлеге тантаналы чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Президентының дини берләшмәләр белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Марат Гатин, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чара ТР Үзәк төбәге казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов тарафыннан Коръән сурәләре уку белән башланып китте.

Кичәдә мөнәҗәтләр, нәшидләр әйтелде, вәгазьләр сөйләнде, салаватлар һәм мәүлидләр әйтелде. Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган фильмнан өзекләр күрсәтелде. Анда пәйгамбәрләрдән соңгысы булган Мөхәммәд с.г.в.нең үзенең тугрылыклы, гүзәл әхлаклы булуы белән аерылып торуы бәян ителә.

Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин тантанада катнашучыларны бөтен Россия мөселманнары исеменнән Мәүлид белән котлады. "Монда җыелуыбызның сәбәбе – Мөхәммәд пәйгамбәргә гыйбадәт итү түгел, аңа мәхәббәт китерү”, — дип белдерде мөфти, елдан-ел Мәүлидкә килүчеләрнең саны арта баруын билгеләп үтте.

Шулай ук тамашачылар каршында Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, яшь башкаручы Ширин әл-Әнси, "Сорнай” һәм "Җомга” ансамбльләре һ.б. чыгыш ясады, дип яза Татар-информ.

ЦРО Духовное собрание мусульман Московской области в составе Духовного собрания мусульман России
109044, Москва г, Крутицкий 1-Й пер, дом № 5, строение 2
Тел.: +7(495)636-63-09, +7(902)216-63-74, +7(967)292-00-09
E-mail: muhtasibatmo@mail.ru

Централизованная религиозная организация "Духовное собрание мусульман Московской области" в составе ДСМР