Татар Согытында бәйрәм узды

08 марта 2012

  7 март көнне Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Татар Согыты авылы 7 номерлы мәхәлләсендә хатын-кызлар бәйрәменә багышланган чара узды. Татар Согыты авылының Урта мәчетенә авылның дин эшләренә актив катнашкан әби-апалар чакырылган иде.

  Бәйрәм барышында мәчет гөр килеп торды. Шушы мәчетнең имамы Сапяров Рафик хәзрәт һәм яңа гына шушында эшли башлаган Арипова Рафия апа бәйрәмгә җитди әзерләнгәннәр. Иң башта мөфти Әлбир хәзрәт Крганов белэн Мансур Хайбуллов күңелләргә үтеп керерлек һәм  тирән мәгънәле, Исламда хатын-кыз роле турында вәгазен сөйләде. Кари Сэнэтулла хазрэт матурлап Корьэн укыды. Аннан соң Рафик хәзрәт Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә һәм әниләргә багышланган презентация күрсәтте. Соңыннан Рафия апа балалар белән әзерләнгән концертын тәкъдим итте. Концертта шушы мәчеткә йөрүче балалар мөнәҗәт һәм шигырьләрен әйттеләр. Чакырылган кунаклар күп рәхмәтләр әйтеп, бәйрәмнән бик канәгать булып киттеләр. Аллаһы Тәгалә кабул итеп, разый булса иде.  

ЦРО Духовное собрание мусульман Московской области в составе Духовного собрания мусульман России
109044, Москва г, Крутицкий 1-Й пер, дом № 5, строение 2
Тел.: +7(495)636-63-09, +7(902)216-63-74, +7(967)292-00-09
E-mail: muhtasibatmo@mail.ru

Централизованная религиозная организация "Духовное собрание мусульман Московской области" в составе ДСМР