Татарстан Президенты Рөстәм Миннихановны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

01 марта 2012

Татарстан Республикасы

Президенты

 Минниханов Рөстәм Нургали улына

Хөрмәтле Рөстәм әфәнде!

    Мәскәү, Россиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, аларга багълы мәчет-мәхәлләләр исемннән Сезне юбилеегыз- 55 яшьлегегез  белән ихластан котлыйбыз.

     Рөстәм  Нургалиевич! Дөньядагы 7 миллион татар өчен Татарстан  бар милләтне берләштереп торучы тарихи Ватан, миллият мәркәзе, рухи үзәгебез булып тора. Татар милләтенең яшәеше, үсеше турыдан-туры Татарстан белән бәйләнгән. Татарның  теле, мәдәнияте, җыр-сәнгате, гомумән, милләтне-милләт итеп торган һәр шәе Татарстанга бәйләнгән. Сез шушы татарның  күз карасы булган Репсубликаны җитәклисез һәм Татарстандагы барлык милләт һәм диннәрнең үсеше, халкының мул тормышта яшәве өчен тырышасыз. Болар белән генә чикләнмичә, җир шары буйлап таралган татар милләте өчен дә шактый  күп эшләр башкарасыз. Соңгы еллардагы милли-дини яңарышыбыз Сезнең эшчәнлекнең нәтиҗәләре дип карап була. Изге Болгардагы яңарыш, татар имамнары җыелышы ише милли корылтайлар диярлек чараларны гына санап үтү генә дә, Сезне татар милләтенең  дә җитәкчесе  икәнлеген күрсәтә.

Рөстәм Нургалиевич! Милләтебездә олыларга ихтирам, алар эшен дәвам итү кебек изге гамәлләр хупланыла. Сез Татарстаныбызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев юлын дәвам итеп, аны остаз санап, Республиканы бүген тагы да алга җибәрү эстендә шактый гамәлләр кыласыз.  Татарстанның элекке һәм бүгенге лидерлары бер көч булып, бер максатлар куеп алга барулары белән дә, без - читтәге татарлар  бик нык куанабыз.

Рөстәм Нургалиевич! Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә саулык һәм сәламәтлек насыйп итеп, Татарстаныбызда яшәгән халык  һәм бар милләтебез өчен тагы да зур хезмәтләр куярга насыйп итсен.  Галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыз  Сезнең шушы авыр да, җаваплы да булган хезмәтегездә уңышлар юлдаш кылсын.

Бәйрәмнәрегез котлы булсын, Илбашы!

Хөрмәт  белән,

Русия Баш мөфтиенең беренче урынбасары,

Мәскәү, Русиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

Русия Иҗтимагый палатасы әгзасы,

мөфти  Албир  Крганов                                                                        

 

ЦРО Духовное собрание мусульман Московской области в составе Духовного собрания мусульман России
109044, Москва г, Крутицкий 1-Й пер, дом № 5, строение 2
Тел.: +7(495)636-63-09, +7(902)216-63-74, +7(967)292-00-09
E-mail: muhtasibatmo@mail.ru

Централизованная религиозная организация "Духовное собрание мусульман Московской области" в составе ДСМР